25.5.2017
saat

All Language

Тәһарәткә, Госелгә Һәм Намазга Өйрәнәм

     Бу китап сезгә дөрес итеп тәһарәт алырга һәм намаз укырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Шулай ук монда Иман нигезләре, Ислам дине хакында кыскача мәгълүмат китерелә. Җыентык барлык яшьтәге укучыларга да тәкъдим ителә. Татарча басма төрек телендәге «Abdest, Gusül, Namaz Öğreni-yorum» (Asım Uysal, İstanbul) китабы материалыннан әзерләнде. Урыс телендәге «Учусь тахарату и намазу» җыентыгыннан тәрҗемә ителде.


Асым Уйсал
ISBN: 978-5902-85-560-6

  

40 Кудси Хәдис

     Бу китап мәрхүм А.Фикри Явузның шәех Мөхәммәд Мәккәви-Трабзуни Мәдәнинең (һиҗри 1191-елда вафат) “Әл-исхафатус-сания фил-әхадис әл-кодсия” дигән кодси хәдис җыентыгыннан алып тәрҗемә иткән китабының татарчалаштырылганы. Кодси хәдис дип тик бер тапшыручы (Мөхәммәт саллаллаху галәйхи вәсәлләм) аша гына турыдан-туры Аллаху-Тәгаләдән индерелгән изге сүзләр атала. Киң катлам укучылар өчен.


А.Фикри Явуз
ISBN: 978-5902-85-549-1

  

52 Җомга Хөтбәсе

     Кояш калыккан көннәрнең иң хәерлесе булган җомга көненең мөэминнәрнең дини һэм иҗтимагый тормышларында бик шәрәфле урыны бар. Коръән-и кәримнең бер сурәсе белән исемләнгән җомга, мөэминнәрнең гыйбәдәт һәм бәйрәм көне. Җомга - мөэминнәр- нең мәгьнәви җыелып-киңәшләшуе ул. Җомга хөтбәләрә мөэминнәр өчен бер дәрес һәм гыйлем алмашу.


Омар Озтоп
ISBN: 978-5902-85-572-9

  

Тарих-Әнбия

     XIX-XX гасырлар танылган татар галиме, мөгәллим Ша-кирҗан әл-Хәмиди Тарих-әнбия (Пәйгамбәрләр тарихы) дип исемләнгән китабын мәдрәсәнең икенче сыйныфында укый торган шәкертләр өчен язган. Шуңа күрә текстлар бик җиңел тел белән язылган. Шакирҗан әл-Хәмиди Коръәндә зикер и-телгән пәйгамбәрләр тормышыннан иң мөһим вакыйгаларны туплаган. Бу китап ата-аналар һәм мәктәптәге укытучылар өчен дә кирәкле булып тора. Әлеге китап мәктәптә башлангыч сыйныфлардагы дини дәресләрдә дәреслек буларак кулланыллырга мөмкин. Тарих-әнбия китабының ахыргы битләре сакланмаганга кү-рә, Рәсүлебез Мөхәммәд гәләйһиссәлам пәйгамбәрлегенең бе- ренче еллары гына тасвирлана.


Шәкирҗан әл-Хәмиди
ISBN: 978-5918-11-015-7

  

  1. Page :
  2. |
  3. 1
STATISTICS :    Total number of languages : 50    Total number of materials : 1.306    Total number of downloads : 761.547      ALL STATISTIC 

Coded by Gümüş Kelebek